Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Аңа нинди җәза яный?

Читадагы икенче Көнчыгыш бүлеге хәрби суды узган елда сигез хезмәттәшен атып үтергән рядовой Рамил Шәмсетдинов эшен карый башлады

Гаепләү ягы тәкъдиме белән, утырыш җинаять булган урында ясалган фотоларны караудан башланды, яклау ягы һәм Шәмсетдинов үзе моңа каршы килмәделәр дип хәбәр итә “Чита.ру”.

Шәмсетдиновның адвокаты Руслан Нәгыев "Facebook"та суд башлануын язды. “Безнең үтенеч нигезендә, дәлилләрне өйрәнү Рамил Шәмсетдиновтан сорау алудан башланды”, - дигән адвокат.

Журналистларны, урын юк дип, мәхкәмә залына кертмәгәннәр.

2019 елның 25 октябрендә Байкал аръягы краеның Горный бистәсендә рядовой Рамил Шәмсетдинов сигез хезмәттәшен атып үтерде, икесен яралады. Бу адымга баруын ул хезмәттәшләреннән күргән җәберләүләргә түзә алмавы белән аңлатты. Бу вакыйгадан соң “бабайлык” турында җинаять эше ачылды.

Сентябрьдә Тикшерү комитеты Рамил Шәмсетдинов гаебен таныды дип белдерде. Адвокатлар Рамил Шәмсетдинов бу җинаятьне аффект хәлендә кылган дигән фикерне яклый. Төрле фаразлар буенча, аңа 10-16 ел төрмә яный.

Фото: ТАСС

 

 

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд, полиция