Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Адымнар-Чаллы" яңа полилингваль гимназиясе (+фоторепортаж)

"Адымнар-Чаллы" полилингваль гимназиясен ачу 1 сентябрьгә төп бүләк булды. Аның мәйданы 24 625 кв.м., белем бирү учреждениесе Чулман проспекты, 91 адресы буенча урнашкан. Казанның "Грань" компаниясе генераль подрядчы булды.

Гимназиягә керү алдыннан велосипедлар кую өчен урыннар тәкъдим ителә.

Төп бина дүрт блоктан тора: уку, административ корпуслар, медицина бүлмәләре, ашханә, актлар залы, китапханә, гардероб, спорт блогы.

Мәктәп төзүнең норматив вакыты - 18 ай, Чаллыда мәктәпләрне вакытыннан алда төзеп бетерәләр һәм, практика күрсәткәнчә, сыйфатка зыян китермичә.

Гимназиянең эчен карагыз.

Моңа кадәр 39нчы мәктәпне җитәкләгән Азат Галиев гимназия директоры итеп билгеләнде.

Китапханәнең уку залы аерым игътибарга лаек.

Классларда диварларның бер өлеше үтә күренмәле.

Гимназиядә ике бассейн, фотода - кече бассейн.

Ә бу инде зур бассейн.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа мәктәп