Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Адымнар» полилингваль мәктәбе ачылуга санаулы көннәр калып бара (+фотолар)

Чулман проспектында 1 224 урынга исәпләнгән "Адымнар - Чаллы" гимназиясе 97%ка әзер. Хәзер территорияне төзекләндерү, мебель һәм җиһазлар белән тәэмин итү эшләре бара. Мәктәпнең эшли башлануына бер ай вакыт калып бара.

Хәзерге вакытта 59 нчы гимназиянең күренеше. Гомуми мәйдан 4 га тәшкил итә.

1 сентябрь көнне мәктәп тулысынча әзер булачак һәм яңа укучылар өчен үз ишекләрен ачачак. Исегезгә төшерәбез, мәктәп Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев проекты нигезендә төзелде. Гимназияне "Грань" компаниясе төзеде, проектны ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова шәхсән үзе җитәкләде.

 2022 елга кадәр Татарстанда "Адымнар" проекты буенча шундый алты комплексны эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Проектның максаты - балалар рус, татар, инглиз телләрендә белем алачак һәм милләтара татулык рухында тәрбияләнәчәк белем бирү комплексы моделен булдыру.

Бинаның беренче катында ике бассейн бар: зурысы - 11 метрга 25 метр, кечесе  – 5,8 метрга 12 метр. Актлар залы 560 урынга исәпләнгән.   Гимназиянең махсус төсе - яшел градиент.

Класслар әлегә техника белән җиһазландырылмаган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык уку кабинетларында берьюлы өч такта - классик (акбур өчен), магнит-маркер һәм проектор өчен такта урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа мәктәп