Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Агач­лар ар­тык бул­мас! (+фотолар)

Шә­һәр­нең бар­лык ра­йон­на­рын­да йорт­лар кар­шын­да­гы тер­ри­то­ри­я­ләр­дә, иҗ­ти­ма­гый киң­лек­ләр­дә агач һәм ку­ак­лар утыр­ту оеш­ты­рыл­ды. Әле­ге ча­ра­да шә­һәр мэ­ры На­ил Мәһ­ди­ев, ида­рә итү ком­па­ния хез­мәт­кәр­лә­ре, тер­ри­то­ри­аль иҗ­ти­ма­гый үзи­да­рә­ләр җи­тәк­че­лә­ре, де­пу­тат­лар һәм шә­һәр­дәш­лә­ре­без кат­наш­ты.

Ак­ция Шиш­кин буль­ва­рын­да баш­ла­нып кит­те. Ул көн­не би­ре­дә 32 зәң­гәр чыр­шы та­мыр җи­бәр­де. Си­до­ровс­кий пар­кы да 130 чыр­шы­лы бул­ды. Бү­ген­ге көн­дә яшь үсен­те­ләр утыр­ту шә­һәр­нең баш­ка ком­п­лекс­ла­рын­да да дә­вам итә.  Был­тыр исә 13 мең яшь үсен­те шә­һә­ре­без урам­на­рын ямь­лән­дер­гән иде.
«Шә­һәр­не яшел­лән­де­рү ху­җа­лы­гы» пред­при­я­ти­я­се ди­рек­то­ры, Аза­мат Вил­да­нов әй­тү­ен­чә, бы­ел да шул­ка­дәр агач һәм ку­ак утыр­ты­ла­чак.
– Бу сан­ны арт­ты­рыр­га ты­ры­шыр­быз, – ди­де ул. – Ти­рәк, на­рат, чыр­шы агач­ла­ры­на өс­тен­лек би­рә­без. Алар бик тиз ярак­ла­шып, үсеп ки­тә­ләр. Шу­лай да агач­лар­ны, биг­рәк тә өч яше тул­ма­ган­нар­ны, ка­рап, тәр­би­я­ләп то­рыр­га ки­рәк. Шиш­кин буль­ва­ры­на үзе­без­нең пи­том­ник­тан 10 ел­лык чыр­шы­лар­ны алып ки­леп утырт­тык.
Әми­нә Хә­ми­дул­ли­на 29нчы ком­п­лек­ста 30 ел яши. Ул да үзе­нең уй-фи­кер­лә­ре бе­лән ур­так­лаш­ты.
– Ма­тур урын­да то­ра­быз, йор­ты­быз ис­ке бул­са да, кит­мә­дек, би­ре­дә ма­ши­на­лар юк, җә­яү йө­рер­гә рә­хәт. Буль­вар­ны хә­зер та­ныр­лык та тү­гел, күп­ме көч һәм хез­мәт кер­гән. Урам­на­ры тө­зек, яңа ас­фальт җә­ел­гән, ки­чен яп-як­ты, ял итәр өчен эс­кә­ми­я­ләр ку­ел­ган. Төн­гә ка­дәр йө­ри­без, – ди­де ул.
Ча­ра ба­ры­шын­да Чал­лы ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев та шә­һәр­дәш­лә­ре­без бе­лән әң­гә­мә ко­рып, агач­лар утыр­ту­ның әһә­ми­ят­ле­ген ас­сы­зык­ла­ды:
– Агач­лар бер­кай­чан да ар­тык бул­мый. Шә­һәр­не яра­та­быз икән, аны кыл­ган га­мәл­лә­рең бе­лән ис­бат­лар­га ки­рәк. Яр­ты сә­гать эш­лә­гән­нән бер­кем­нең дә үл­гә­не юк әле. Агач­лар утыр­ту – бу бик иге­лек­ле эш. Без дөнь­я­дан ки­тәр­без, ә агач­лар без­нең ис­тә­лек бу­лып ка­ла­чак, – ди­де.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экология агач акция пластик чимал