Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

«Айгөл һәм Айнур исемле курчаклар минем тавыш белән сөйләшә»

Чаллы кызы кино дөньясына эләгүе турында сөйләде.

Чаллыда Кира Стрельникова  псевдонимы астында телевидениедә, радиода эшләгән Люция Вәлиева хәзер Мәскәүне, Сочины яулый. Актриса буларак, төрле проектларда катнаша. Люция белән шоумен һәм актер Дмитрий Хрусталев катнашындагы лоторея рекламасы да экраннарда еш күрсәтелде. Республикабызның балалар бакчаларына кайтарылган курчаклар да аның тавышы белән сөйләшә. «Акустиканың нәрсә икәнен иртә аңладым – тавыш шкаф эчендә яхшы яңгырый иде. Кечкенәдән җырларга ярата идем. Әни баштарак буш бүлмәдә сәер тавышлар килгәнгә гаҗәпләнә иде, аннан өйрәнде. 10 ел Чаллы укытучысы Светлана Анисовна белән музыка серләренә төшендем. Аннан пешекче булырга теләдем, химиядән белемем җитмәде. Хәзер моңа сөенеп туя алмыйм. 56 нчы мәктәпнең 11 нче сыйныфын тәмамлагач журфакка кердем», – дип искә ала балачагын актриса. Әлеге һөнәрнең нечкәлекләре, кино дөньясы турындагы сорауларга Люция бик теләп җавап бирергә ризалашты.  

– Люция, Мәскәү кешеләре дә авырлык белән үтеп кергән кино дөньясына ничек эләктең?
– Чаллыда соңгы елларда «Европа Плюс» радиостанциясендә эшләдем. Мәскәүгә күчеп киткәч төрле проектларда тавыш яздыра башладым: кадр артында мультсериал актерларының ролен укыдым, Мәскәү сәүдә үзәкләрендә, биналарында яңгыраган рекламаларда да минем тавыш еш ишетелә. Ә бер заказ минем өчен аеруча якын булды – мин Айгөл һәм Айнур исемле курчакларның тавышын татар телендә яздырдым. Әлеге уенчыклар Татарстан турында 60 җөмлә әйтәләр. Аларны республика балалар бакчаларына кайтардылар, хәзер кибетләрдә дә сатыла. Шулай да тавыш яздыру ул аерым проект кына, шуңа миңа керем китерә торган эш тә кирәк иде. Төрле реалити-шоуларда катнаша башладым. Шулай да чын кинога эләгәсе килде. 

Тулы әңгәмәне «Шәһри Чаллы» – «Пятаочк» газетасыннан укыгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев