Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ак калфаклы татар кызы

Татар кызы таң йолдызы , җуелмасын милли бизәк . Аң белемле , тыйнак , зирәк сез булганда яшәр милләт. 

                                           

Гасырлар узган саен яшәү рәвеше дә, гореф-гадәтләр дә үзгәрә, ләкин  безнең кызларыбыз гына татар кызларына хас булган сыйфатларын югалтмый.

12 нче март көнне "Эврика" шәһәр мәдәният үзәгендә "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы белән берлектә "Ак калфаклы татар кызы" Республикакүләм бәйгесенең шәһәр этабы уздырылды.
“Ак калфаклы татар кызы” бәйгесе-татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган хатын-кызларыбызның милли йөзен саклап кале, гореф-гадәтләребезне кире кайтару,  телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру максаты белән үткәрелә.
Бәйгедә  Чаллы шәһәре урта мәктәпләренең 9-11 сыйныф кызлары катнашты. Ярыш булгач, көндәшлексез булмый кебек, ләкин бу кызлар арасында берниндә көндәшлек булмады, шикелле. Бер-берсенә карата булган хөрмәт, дустанә мөнәсәбәтләре күзләреннән күренеп тора иде.  

Бәйге шартлары буенча кызлар төрле сынаулар үттеләр.Һәр сынауның нәтиҗәсен жюри әгъзалары баллар белән билгеләп барды. Бәйге барышында кызларның осталыгы, акылы, зиһене, фикерләү мөмкинчелекләре ачылды. Гүзәл кызларыбыз үзләренең чын татар кызлары булуларын расладылар. Алар җыр-биюләр аша үзләренең татар сәнгатенә, культурасына булган мөнәсәбәтләрен дәлилләсә, оста итеп токмач кисеп татар халык ашларына мәхәббәтен, үзләренең татар кызларына хас булган хезмәт сөючәнлекләрен, дисбе тезеп дингә булган олы хөрмәтләрен тагын бер кат исбатладылар.

Шунысын да билгеләп үтергә кирәк, “Ак калфаклы татар кызы” исеме өчен көрәшергә дип кызлар 29, 2, 77 гимназия, 4,15,18, 41 мәктәп һәм Яр Чаллы педагогия көллиятеннән җыелган.
Кызларга бәяне Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев, Яр Чаллы татар дәүләт академия театры артисты Мосафиров Марсель, 52 мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Госманов Илдар, “Татар кызы 2019” бәйгесе җиңүчесе Азилә Аюпова бирде.
“Татар кызы үзенең төс-кыяфәте, киюнүе, тырышлыгы белән аерылып тора. Менә мондый конкурслар яшь буынга телнең, милләтнең киләчәге булырга тиеш икәнлеген, аның гореф-гадәтләренең никадәр бөек, ә тарихының никадәр бай икәнен күрсәтү. Конкурста катнашучы кызлар, дөрестән дә, чын татар кызлары, ак калфак киеп йөрергә лаеклы кызлар. Алар оста итеп җырлый-бии белә, телләре бай, әдәбиятне, динне олылый. Өстәвенә, аш-суга да осталыклары зур”,- ди
жюри әгъзәләре.

 

Бәйгедә һәрбер кызга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев