Бу турыда шәһәр мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә әйтте. Әлеге объект 2007 елдан бирле эшләми, биредә ремонт эшләре дә башкарылмаган.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елда шәһәр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан бу объектны шәһәр читендәге лагерьларны ремонтлау республика программасына кертүдә ярдәм итүен сорады.
Моннан тыш Чаллының яшьләр үзәкләре, яшүсмерләр клублары да ремонтка мохтаҗ, диде шәһәр башлыгы.
Нет комментариев