Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алабуга кызы әтисенә һәм солдатларга багышлап җыр язган

Әлеге җыр Татарстан батальоны гимны булырга мөмкин.

Рәйнә Сабирова - Алабуганың сәнгать культурасы көллияте студенты. Әтисе Альфред Сабиров хәрби операциядә. Татарстанның “Алга” батальонында хезмәт итә. Күптән түгел ул әтисенең туган көненә багышлап “Алга Тимер” исемле җыр иҗат иткән. 

“Максатыма ирешү өчен бер ай кирәк булды. Җыр язу, чыгару үзе бер зур эш. Дулкынландыргыч. Ләкин шул ук вакытта аның өстендә эшләү кызык иде. Бу җырны әйдәп баручы – әтием Альфред Сабиров. Ул ярдәмчем минем, терәгем, җанымның бер өлеше, барысы да. Әгәр дә ул булмаса, мондый җитди адым ясарга икеләнер идем”, - ди җыр авторы.

Рәйнә Сабированың әтисе әлеге җыр Татарстан батальоны гимнына әйләнәчәген әйткән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби хезмәт