Шəhри Чаллы

Алабугада «Алабуга-skills» һөнәри осталык конкурсы узачак

7 февральдә Алабугада «Алабуга-skills» һөнәри осталык республика конкурсы узачак, ул эшче һөнәрләрен популярлаштыруга, төрле тармакларда иң яхшы белгечләрне ачыклауга, яшьләрдә сайлап алынган һөнәргә кызыксыну тудыруга, остазлык институтын формалаштыруга, хезмәткә иҗади мөнәсәбәт һәм һөнәри компетенцияләргә ышануга юнәлтелгән.

Конкурс Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә 20 номинация буенча Алабуга муниципаль районының башкарма комитеты тарафыннан уздырыла.
Финалга чыгучыларны бүләкләү республика масштабындагы тантаналы чаралар кысаларында узачак.
КОНКУРСка заявкалар 2022 елның 21 гыйнварына кадәр кабул ителә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: