Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алабугада – “Спасс ярминкәсе”

6, 7, 8 августта Алабугада Спасс ярминкәсе була. “Шишкин буалар”ы мәйданында Россиянең төрле төбәкләреннән килгән осталар халыкка үзләре җитештергән товарларны тәкъдим итәләр.

Алабуга Дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзадә Руденко әйтүенчә,  әлеге зур чарада  быел “Алабуганың осталар ишек алды” проекты тормышка ашырыла. “Без бу проектны “Иҗат кешеләре” федераль проектында откан грант акчасына ясадык. Ул XIV Бөтенроссия Спасс ярминкәсенең визит карточкасы булачак. Аның төп максаты халык гамәли сәнгатен популярлаштыру. Бу проектта Россиянең төрле төбәкләрендә традицион һәм авторлык техникасы буенча эшләүче осталар катнаша. Алар 3 көндә гамәли сәнгатьнең 20 төре буенча 270 бушлай мастер класс үткәрәчәк. Бирегә килүчеләр бәйләү, курчак ясау, агачтан һәм балчыктан әйберләр ясау һәм осталар белән аралаша, халык гамәли сәнгатенең тарихы белән таныша алачаклар. Осталар өчен бу тәҗрибә уртаклашу мәйданы булачак”, - диде Гөлзадә ханым. 
Спасс ярминкәсе кысаларда төрле мәдәни чаралар да уздырыла. Оештыручылар әйтүенчә, ял көннәре Чаллы һәм якын-тирә шәһәр, район кешеләре өчен файдалы үтәчәк. 

 

12 + 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм