«Алты тапкыр төшемә керде. Алтысында да: «Кайтам», – дигән иде».
Апрель башында Ирек Таң авылында 27 яшьлек батыр егетне җирләделәр.
Илнур Сафин СВО зонасында һәлак булды. Якыннары аның белән соңгы тапкыр 11нче январьда элемтәгә кергән. Шуннан бирле март ахырына кадәр ут йотып яшәгәннәр. Хәбәрсез югалганнар исемлегендә күргәч тә әти-әнисе аны исәндер, дип өметләнгән. Тик бала югалту кайгысы аларны читлэтеп утмэде.
Шушы көннәрдә без Илнур турында якты истәлекләрне барлар өчен Сафиннар гаиләсендә булып кайттык.
Фәйзерахман абый белән Лидия апа кычкырып еламасалар да күңелләрендә тирән сагыш. Әле ярый яннарында яшь тә җиде айлык оныклары Ранэль-Илнурның улы йөгереп йөри.
«Ярый инде Гөлфинә белән өйләнешеп өлгерделәр, шушы бала бар хәзер», – дип сөенәләр.
Гөлфинә белән Илнурның никахы да ашыгыч кына үтә. Кияү хәрби киемнән була. Мобилизация буенча 2022 нче елның сентябрендә чакырыла ул, өйрәнүләрдән соң октябрьдә бер көнгә кайтаралар, шунда язылышалар да.
«Армиядән кайтканнан бирле очраштылар алар. Ул вакытта Гөлфинәгә 14 яшь кенә иде, хәзер 21 тулды. Илнур бүтән кеше белән йөрмәде дә», – ди куя Лидия апа. Киленнәре хәзер Мерәстә үз әти-әнисе янында, Илнурның отпускасы вакытында гына бергә булып кала алар.
Ранэль инде 7-8 айлык вакытта ук әтисенең фотоларын үбә торган булган. «Әттә-тә», – дип видео аша да сөйләшеп торган. Хәзер дә өстәлдә торган фотоларны барлап кына тора икән, урыннарыннан күчергәнне дә сизә икән.
Дәвамы «Шәһри Чаллы» – «Пятачок» газетасыннан укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев