Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Америкада вакцина ясарга кыстыйсы юк

15 ел Америка Кушма Штатларда яшәүче Чаллы егете Раил Мөхетдинов быел САбантуйга кайтты.

Шушы көннәрдә Америкада яшәүче Раил Мөхетдинов туган шәһәре Чаллыга кайтып китте. Монда аның әти-әнисе яши. Америкада тормыш ничегрәк? Россиядән килгәннәргә ниндирәк караш? Туган тел онытылмый микән? Шушы сорауларны бирер өчен Тын океан аръягыннан кайткан кунакны редакциябезгә дә чакырдык. Ул безгә әти-әнисе белән килде. Ерактан кайткан уллары белән аларның бер минутка да аерыласылары килми.
– Раил, ничек Америкага китергә булган идең? Ничә ел анда яшисең?
– 21 яшемдә ТИСБИ дә укыган чакларда “студентлар алмашу” программасына эләгеп Кушма Штатларга китү мөмкинлеге туды. Голливуд кинолары карап, компьютер уеннары уйнап үскән егет хыялым шулчак тормышка ашты да куйды. Инде 15 ел анда яшим. Яхшы эшем, фатирым бар. Сеңлем Диләрә дә югары уку йортын тәмамлау белән минем янга килде. Кунакка килгәч, мондагы тормышка гашыйк булып, яшәргә килү теләге белән янып киткән иде. Без монда өч курсташым белән килеп төпләнеп калдык. Алар белән һәрвакыт аралашабыз, очрашып торабыз. Америкада үткәрелә торган Сабантуйларга бергә чыгабыз. Бу елны менә Татарстанда  Сабантуй карарга насыйп булды. Әниемнең туган ягы – Балык бистәсенә кайттык. Сабантуй уеннарын, күңелле мизгелләрен фото-видеога төшереп алдым. Аларны  Америкада калган дусларга да күрсәтәм, Алла бирса.
– Туган якка еш кайтасыңмы соң?
– Якын ара түгел, эшем дә җитди - “Тойота” автосалонында сату буенча җитәкче урынбасары. Алдан ешрак кайтсам, бу юлы биш елга бер генә булды. Әти-әнием белән көндә видео элемтә аша сөйләшеп торабыз. 
– Раил, татарча яхшы сөйләшәсең. 15 ел чит җирдә яшәп татар телен ничек онытмыйсың?
– Беренчедән, әти-әни белән телефоннан татарча сөйләшәбез. Сеңлем, минем белән килгән дусларым, Чаллыдан Америкага күчеп килгән калган танышларым белән дә татарча аралашабыз. Эштә, әлбәттә, гел инглизчә инде. Шулай да туган тел канга-җанга сеңгән – онытылмый ул. 
– Россиядән килгән кеше буларак кырын караучылар юкмы?
– Анда халык сәясәт белән бик булышмый. Кешеләр итәгатьле, ачык күңелле. Һәм анда тырыш, кулыннан эш килгән кешене хөрмәт итәләр, хезмәтендә дә күтәрәләр. Кем булуына, каян килүенә карамастан.
– Дөньядагы вәзгыять – коронавирус белән хәлләр Америкада ничегрәк?
– Америкада вакцина ясарга кыстап йөрмиләр. Анда халык үзе ясата. Аңа бик тыныч карыйлар. Сәяхәт иткәндә дә ансыз булмый бит. Америкалылар дөнья гизәргә ярата. Мин дә кайтыр алдыннан вакцина ясаттым. 
– Америкага барырга теләүчеләргә нинди теләкләрең бар?
– Әгәр дә теләкләре бар икән, әлбәттә, барып, карап булса да кайтсыннар. Анда халык яшәеше өчен бар уңайлыклар да тудырылган. Үз күзләре белән күргәннән соң калыргамы – юкмы хәл итәрләр. Мин үзем Американы сайладым.

Айзирә Имамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу