«Җәмигъ» мәчете территориясен ялтыратып куйдылар
Яңалыклар тасмасы

«Җәмигъ» мәчете территориясен ялтыратып куйдылар

Рәҗәб аенда мөселманнар савап эшли.

“Җәмигъ” мәчете төзелешенә һәркем үз өлешен кертергә тели. Берәүләр акчалата ярдәм итсә, икенчеләре – кул көчләрен сарыф итә. 26 январьда бер төркем мөселманнар “Җәмигъ” мәчете территориясен кардан арындырдылар. 

- Бу инде аларның беренче тапкыр гына җыелуы түгел. Җәй көне алар төзелеш калдыкларын җыя, себерә, территорияне тәртипкә китерә. Кыш көне үзләре теләп кардан чистарталар. Бөтен эшкә дә алыналар, - ди "Җәмигъ" мәчете төзелеше фондының Попечительләр советы рәисе Уел Хөсәенов. 

Хәзерге вакытта мәчет төзелеше дәвам итә. Бу хакта без монда язып чыктык. 


 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


яңа мәчет

Нет комментариев