Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ана капиталының мөмкинлекләре артты

2022 елда беренче балага бирелә торган ана капиталының күләме 524,5 мең сумны тәшкил итә.

Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында аңлатуларынча, ана капиталы акчасы белән шәхси балалар бакчасы, түгәрәкләр һәм секцияләр өчен түләргә була. Белем бирү эшчәнлегенә лицензия булуы шарт булып тора.

Ана капиталын шәхси балалар бакчасы түләүләре өчен элек тә тотарга була иде, әмма шәхси эшмәкәрләрнекенә түгел. Ә илдә нәкъ шундыйлар күп тә. Алар күмәк төзелеш барган районнарда, ягъни балалы гаиләләр күп булган урыннарда киң таралган.

Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр, Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы киләсе өч елга ана капиталы индексациясе вариантын тәкъдим иткән иде. 

Аның нигезендә 2023 елда беренче балага бирелә торган ана капиталы 616,3 мең сум, ә икенче балага 814,4 мең сум булыр дип көтелә. 2024 елда беренче бала тугач 653,9 мең сум, ә икенче бала тугач 864,1 мең сум түләү планлаштырыла. 2025 елда ул 680,1 мең һәм 898,7 мең сум булачак.

2022 елда беренче балага бирелә торган ана капиталының күләме 524,5 мең сум, гаилә беренче балага бу түләүне алмаган очракта икенчесенә - 693,1 мең сум. Ә беренче балага бу түләүне алган очракта 168,6 мең сум бирелә.

Түләү күләменең артуы РФ Икътисади үсеш министрлыгының инфляция темплары фаразы нигезендә исәпләнгән. Төп сценарий нигезендә, 2022 елда бәяләр үсеше 17,5 процент тәшкил итәчәк, 2023 елда - 6,1%, ә 2024 елда - 4%, бу Россия Банкы таргетына туры килә. Ә агымдагы елга фаразны яхшы якка яңадан карарга җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ана капиталы индексация