Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Аны ковид алып китте, типсә тимер өзәрдәй иде югыйсә"

Вирус инфекцияләренең сезонлы күтәрелүе көз айларында көтелә дип искәртәләр экспертлар. Шуңа күрә сак булу бер дә комачауламый.

Екатерина Сафина, шәфкать туташы:

– Минем ирем вахта ысулы белән Себер якларында эшли. Вакцинаны ул беренчеләрдән ясатты. Ике айдан алар эшләгән предприятиедә күп хезмәткәрләр ковид белән авырды. Араларында бу зәхмәтне бик авыр кичерүчеләр дә булган. Ә ирем белән иңгә-иң торып эшләгән Түбән Кама кешесен ковид якты дөньядан алып китте. Спорт белән шөгыльләнә торган, типсә тимер өзәрдәй ир иде юкса. «Минем грипп белән дә авырганым юк, шуңа коронавируска каршы вакцина ясатмыйм», – дигән булган мәрхүм. 
Вакцина кадаткач, организм вирусны «танырга» өйрәнә, иммунитет барлыкка килә. Чын вирус һөҗүм иткәч, адәм баласы аны җиңелчә үткәреп җибәрә, я бөтенләй авырмый. Кешеләр шуны аңласын иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев