Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Арча районында бер кыз үз-үзенә кул салган 18+

    Кичә, 25 март Арча районының Урта Аты авылында 30 яшьлек кыз үз-үзенә кул салган.

    Гөлинә Хәбибуллинаның бу адымга баруының сәбәбе билгесез. Хәзерге вакытта тикшерү бара, дип яза arskmedia.ru. Ике кыз туган булган алар. Сеңлесе бар. Гөлинәнең баласы булмаган, ире белән үз әнисендә яшәгән, ди авылдашлары.

    Әйтүләренчә, ул баласы булмаганны бик авыр кичергән. Үз-үземә кул салам, дигән сүзләре булган. Әнисе хәтта берничә көн сакладык, дип елый. Әмма саклап бетерә алмаганнар...

    Якыннарының кайгысын уртаклашабыз, сабырлыклар бирсен.

     

    Чыганак: Шәхри Казан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: