Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Артистлар гаиләсендә сөенечле вакыйга

Алар икенче балаларын көтә.

Чаллы кызы, бүгенге көндә Уфаның «Нур» театры артисты Айгөл һәм автор-башкаручы, Башкортостанның атказанган артисты Алмаз Юнысовлар гаиләсендә тиздән шатлыклы вакыйга була.

Юнсовлар  икенче балаларын көтәләр. 

Алар сабыйларының җенесен белү өчен гендер-пати уздырган. Тик төсле төтеннең зәңгәр яки ал төстә булуын сер итеп калдырган. Кем генә булса да, дүрт саны төгәл сабый тусын. Ул Юнысовлар гаиләсен тагын да бәхетле итсен.

Юнысовларның күркәм гаиләсендә Айваз исемле малай үсә. Ул да әти-әнисе кебек талантлы. Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган «Фатыйма» спектаклендә уйнап тамашачыларны үзенең осталыгына шаккатырган иде инде. Айваз төрле иҗади бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулый. 

Фото шәхси архивтан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала ана капиталы Айдар Алмаз Юнысовлар Айгөл Юнсова Нур театры