Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әстерханда узышлар: «КАМАЗ-мастер» командасы беренчелекне кемгә бирде?

«Золото-Кагана-2023» ралли-рейды нәтиҗәләре билгеле.

Россия Чемпионаты кызу булды, ди оештыручылар. Бер көнендә - яңгыр, икенчесендә тузанлы җил чыга. Аннан башка күпме каршылыклар! Узышларның никадәр көчле һәм тәэсирле икәнен тою өчен үз күзләрең белән күрү кирәк. Мотоцикл, квадроцикл, багги, йөк машиналарының тавышлары гына ишетелеп кала.

Әлеге ралли-рейдта дөнья чемпионнары титулын яулаган шәһәребезнең "КАМАЗ-мастер" командасы да үз көчен сынады. Ярышлар 4 көн барды. Аларга барлыгы 822 км дистанция үтәргә кирәк булды. 

Кызганыч, Чаллы командасы бераз биреште. Беренчелекне Белоруссия узышчысы Сергей Вязович яулады. Ул иң яхшы вакыт күрсәтте - 3 сәгать 20 минут 5 секунд. Икенче урында - Айрат Мәрдиев. Андрей Каргинов - өченче. Дүртенче урын Сергей Куприяновка бирелде.  

Фото kamazmaster.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: камаз-мастер Узышлар