Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ашыгыч ярдәм машинасын йөртүче авариядә гаепле дип табылды

Шәһәр судында аңа карата хөкем карары чыгарылды.

Ашыгыч ярдәм машинасын йөртүче Илдар Дәүләтшинны 1 елга ирегеннән чикләделәр. Хөкем карары әлегә үз көченә кермәде, дип белдерә Чаллы судының матбугат хезмәте. 

Исегезгә төшерәбез, юл-транспорт һәлакәте  6нчы февраль төнлә Сөембикә - Вахитов проспектлары киселешендә булды. Ашыгыч ярдәм машинасы светофорның кызыл утына чыкты. Бу вакытта кызулап Ауди машинасы да килгән була. Нәтиҗәдә бәрелешеп, ашыгыч ярдәм машинасы башта бордюрга, аннары коймага килеп бәрелде һәм ауды.

Авариядә 4 кеше: ике машина йөртүче һәм ике фельдшер - зыян күрде. Фельдшерның берсе, 38 яшьлек ир-ат, аеруча каты тән җәрәхәтләре алды. Табибның бот сөяге, умыртка баганасы, кабыргалары сынды. Маңгай, бит сөякләренә дә зыян килде. Аңа БСМПда берничә сәгать дәвамында операция ясадылар. Соңыннан Казан хастаханәсе реанимациясенә озаттылар. Бу хакта монда яздык. 

Ауди автомобилен йөртүче шәһәрдә Love Radiо диджее Александр Белоусов булып чыкты. Ул кеше машинасында барган булган. Машина йөртү таныклыгы да, ОСАГО полисы да булмаган. Аңа административ протокол төзеделәр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев