Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ашыгыч ярдәм катнашындагы авариядән соң җинаять эше ачылды

Ашыгыч ярдәм машинасы катнашындагы юл фаҗигасеннән соң җиңел машина йөртүчегә карата җинаять эше ачылды. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Авария  6нчы февраль кич Чаллының  Сөембикә һәм Вахитов проспектлары киселешендә була. Тикшерү фаразлавынча, ашыгыч ярдәм машинасы светофорның кызыл утына барган. Шул вакытта Ауди машинасы белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә ашыгыч ярдәм башта бордюрга, аннарыы коймга килеп бәрелгәннән соң янга ава.

Авариядә 4 кеше – ике машина йөртүче ике фелҗдшер зыян күрә. Икесенең хәлен табиблар авыр дип бәяли.

Фото, видеолар социаль челтәрләрдән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев