Яңалыклар тасмасы

Ата-аналар 2нче гимназияне яклый

Арбага утырган балаларны һәркайсы үз ягына тарта.

Чаллының М.Вахитов исемендәге 2нче гимназиясе "Тату сыйныф серләре"дигән бәйгедә катнаша. Анда ата-аналар комитетлары үз мәктәпләрен яклап, көч сынаша. Республикакүләм бәйге ТР мәгариф һәм фән министрлыгы белән  Гомумроссия гаиләгә социаль ярдәм итү һәм гаилә кыйммәтләрен саклау ассоциациясе башлангычы белән оештырыла.

Гимназиянең 8 А сыйныфы ата-аналары бәйгедә чыгыш ясау өчен "Аккош, кысла һәм чуртан" мәсәлен сайлаган. Кысла - интернетны, аккошлар - ата-аналарны, чуртан - укытучыларны чагылдыра. Арбага утырган балаларны һәркайсы үз ягына тарта. Рэп рәвешендә җавап бирүче малайлар-кызлар исә замана шартларына туры китереп яшәүләренә карамастан, үз фикерләре булуын, дус-тату яши алуларын исбатламакчы. Коллектив шул хакта видео төшереп, бар биремнәрне үтәгән. Бәйге нәтиҗәләре тиздән билгеле булачак.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


мәгариф

Нет комментариев