Автобуска аткан Чаллы яшүсмеренә нинди җәза бирелде?
Шәһәр судында хөкем карары чыгарылды.
Чаллыда НЕФАЗ автобусына пневматик пистолеттан аткан яшүсмергә суд булды. Аны шартлы рәвештә 1 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.
Исегезгә төшерәбез, вакыйга февраль башында Татарстан урамында булды. 16 яшьлек мәктәп укучысы хәрәкәт итүче автобус тәрәзәсенә атты. Бәхеткә зыян күрүчеләр булмады. Яшүсмер урыннан качты, әмма полиция аның эзенә барыбер чыкты.
Егет газобаллонлы пневматик пистолетны комиссион магазиннан сатып алган. Әйтүенчә, шул ук көнне аны сынап та карарга булган – берничә тапкыр автобус тәгәрмәченә аткан, тик пуля тәрәзәгә тигән. Яшүсмер кеше гомерен куркыныч астына куюын, социаль челтәрләрдә аның турында язып чыккач кына аңлаган. Ул үз гаебен таныды. Суд аны хулиганлык маддәсе буенча хөкем итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев