Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балага кояш сугу билгеләре

Чаллыбызда гына түгел, бөтен Республика буйлап аномаль эссе һава торышы саклана.

Җылылыкны көйләү әле формалашып бетмәгән бала организмы өчен кызу кояш астында 15 минут булу да эссе сугуга китерергә мөмкин. Аның билгеләре:
- Бала хәлсезләнә, башы авырудан зарлана, аппетиты бетә;
- Тән температурасы тиз арада 40 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин;
- Бала косарга да, хәтта аңын югалтырга да мөмкин. 
Бу билгеләр күзәтелсә, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк. Хәле начарланган кешене тизрәк күләгәгә яки салкынчарак урынга алып чыгарга, башын югарырак күтәртеп яткырырга, кысып торган киемнәрен салдырырга киңәш ителә. Авыруның өстенә салкынча су сибү, юеш җәймә белән төрү, маңгаена салкын компресс кую да файдалы. Авыруга күп итеп су эчертегез. Аңын югалткан кешене нашатырь спиртында чылатылган мамык иснәтеп, аңына китерергә кирәк. Күңеле болганса, авыруны яны белән яткырыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт