Аларның кайда табылганы билгеле
ТР буенча тикшерү комитеты Чаллыдагы балалар бакчасыннан качкан кызлар турында яңа мәгълүмат белән таныштырды. Комитетның матбугат хезмәте балаларга 6 һәм 7 яшь булганын хәбәр итә. Алар койма өстеннән качкан. Бакча хезмәткәрләре тиешле вакытта полициягә мөрәҗәгать итми, әти-әниләренә шалтыратмый. Кызларны берсе яшәгән йортның подьездында табалар.
РФ тикшерү комитеты Александр Бастрыкин ТР буенча тикшерү комитеты җитәкчесе Валерий Липскойга эш барышы белән таныштырып торырга кушты.
Нет комментариев