Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ике кыз бакчадан чыгып качкан

Бу хакта ата-аналарның берсе социаль челтәрләрдә язып чыга.

Чаллының 80нче балалар бакчасыннан ике кыз бала чыгып киткән. Вакыйга 24 ноябрь көнне була. Бу бер баланың әти-әнисе  социаль челтәрләрдә язып чыкты.

Балаларның юклыгы көндезге 12ләр тирәсендә билгеле була. Тик бу хакта әни кешегә сәгать ярымнан соң гына хәбәр итәләр.  
Икенче баланың әнисе бакчага алданрак килеп, полиция чакырта. Кызларның югалуы турында ул алдарак белә. 

“Балалар койма өстеннән чыгып киткәннәр. Өч машина юлын үтеп, өч комплексны әйләнәләр”, - дип яза әни кеше.

Вакыйгага ачыклык кертүләрен сорап, без бакча җитәкчелегенә шалтыраттык. Кызганычка каршы бакча мөдиренең әлегә урында булмавын әйттеләр. 

Югалган кызларның әнисе сүзләренә караганда, төркемдә ул көнне нибары 11 бала булган. Тәрбияче берүзе эшләгән, шул исәптән нянечка вазыйфаларын да башкарган. Әлеге вакыйга буенча прокуратура тикшерү уздыра.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев