Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балалар зыян күрә 

Быелның беренче 5 көнендә генә дә балалар катнашы белән 9 юл һәлакәте теркәлгән һәм аларда 12 бала пассажир зыян күргән.

Балалар зыян күрә 

2020 елда Татарстан юлларында юл һәлакәтләрендә 9 бала һәлак булган. 8 очракта машина йөртүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен бозу ачыкланган. Быел да зыян күрүчеләр артканнан арта бара...

Быелның беренче 5 көнендә генә дә балалар катнашы белән 9 юл һәлакәте теркәлгән һәм аларда 12 бала пассажир зыян күргән.

5 гыйнвар көнне Чистай-Аксубай- Нурлат юлында килеп чыккан һәлакәттә 8 яшьлек кыз бала зыян күргән. Ул машинаның арткы утыргычында утырган һәм гадәти саклык каешы  белән генә эләктерелгән булган.

Юл йөрү кагыйдәләре буенча,7-11 яшьлек  балаларны  машинаның арткы утыргычында шул рәвешле утыртып йөрергә рөхсәт. Әмма аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, 12 яшькә кадәр махсус җайланма куллану киңәш ителә.

Шулай ук 5 гыйнвар көнне Казан- Шәмәрдән юлында “Рено” машинасы кюветка төшеп китә. Машинада 2014 елгы һәм 2020 елгы балалар була. Дөрес сайланган махсус җайланмалар булганга гына аларга зыян килми.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев