Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балаларны мәктәпкә әзерлибез

Яңа уку елы башланырга нибары өч атнадан артык вакыт бар. Күп ата-аналар инде мәктәпкә баручы балаларына кирәк-яраклары алып куйды. Белем йортына баласы беренче тапкыр аяк атлаучы әти-әниләр аеруча да дулкынлану хисе кичерә. Бар да беренче тапкыр – беренче мәктәп формасы, беренче букча, китаплар...

Аның өстенә баланың яңа графигына да яраклашырга кирәк. Ярый да баланы мәктәптән каршы алучы әби-бабай, апа-абыйлар булса. 
Быел 2021-2022 уку елында Чаллы мәктәпләрендә 8 483 беренче класс укучысы парта артына утырачак. Илдә булган вәзгыятьне күз уңында тотып Россия Президенты Владимир Путин указы  буенча мәктәп яшендәге  һәрбер балага  2 августтан 10 мең сум акча күчерелә башлады. 
Хөкүмәтнен чираттагы ярдәменә карата халык арасында төрле фикерләр ишетелә. Берәүләр “иш янына куш” дип кабул итте. Икенчеләре “бу акча нәрсәгә генә җитә инде?!” дип борчыла. Ничек кенә булса да, балаларны әзерләргә кирәк дип  болары да үз өлешен кесәләренә салып кибетләргә юл тотты.
Укучыбыз Мөнирә Салихованың улы Раил да быел тәүге тапкыр мәктәпкә бара. “ Инде бөтен кирәк-яракны алып куйдым. Исемлек буенча канцтоварлар якынча - 1500 сумлык булды, эш дәфтәрләре – 1000 сум. Мәктәп формасын заказ буенча тектердем: чалбар, жилет, күлмәк – 2500 сум. Аяк киеме - 1900 сум, букча – 2900сум. Физкультура формасы, чаңгы – 2500-3000сум га төште. Әле алмашка күлмәкләр аласы була. Президенттан 10 мең акча  августта күчте. Чыгымнар күбрәк булса да, бик зур ярдәм булды ул безнең өчен.”
Шәһәр буенча мәктәп формаларына уртача бәя 2 меңнән 5 меңгә, букчалар, төрләренә карап,  1,5 - 5 мең сумга кадәр тора. Спорт формасы 1,5 - 2 мең сум. Канцтоварлар 2,5 – 3 мең сум аралыгында. Бу әле иң очсызлары, "социаль бәяләр” генә. Шуннан чыгып, бер баланы 1 сентябрьга мәктәпкә әзерләү өчен кирәк-яракларга ата-аналар 10-15 мең сум акча тота.  
Шуны әйтергә кирәк, гадәттә, август аенда бу бәяләр сизелерлек арта да әле. Мисал өчен, якын арада канцтоварларга бәялэр  30%ка кадәр артырга мөмкин дип фаразлыйлар. Димәк, балалар белән кибетләргә йөрүне артык кичектерергә ярамый.

Айзирә ИМАМОВА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп