Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Банкта – татарча консультация

Шушы көннәрдә «КАМКОМБАНК» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең идарә рәисе Лилия Хасиятулловна Байчурина белән очрашу булды.

Аның кысаларында «Шәһри Чаллы» газетасы баш редакторы Резида Юсупова «КАМКОМБАНК»ның идарә рәисенә нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт хаты тапшырды. Очрашуда уртак яңа социаль проектлар турында сүз барды. Шулай ук «КАМКОМБАНК» җаваплылыгы чикле җәмгыятенең, Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, үзенең клиентларына татар телендә консультация бирүе дә мәгълүм булды. Мондый мөмкинлектән файдалану өчен, ГЭС бистәсенең Гидротөзүчеләр урамы 21нче йортта урнашкан, төп офиска мөрәҗәгать итәргә кирәк.  

Реклама хокукында
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: реклама банк