Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Салкын фатирларга җылылык бирелде

«Яр Чаллы җылылык челтәрләре» предприятиесе хезмәткәрләре 21 сәгать 55 минутта эретеп ябыштыру эшләрен тәмамладылар.

Кичә Автозавод һәм Тынычлык проспекты киселешендә, «Октябрьское» сәүдә үзәге янында җылылык үткәргечтәге ярык нәтиҗәсендә ике мәктәп, бер балалар бакчасы, өч шифаханә, биш административ бина һәм 24 күп фатирлы йорт җылысыз калды. Барлыгы 11446 кеше, шул исәптән  400  бала салкын фатирларда утырды. «Яр Чаллы җылылык челтәрләре» предприятиесе хезмәткәрләре 21 сәгать 55 минутта эретеп ябыштыру эшләрен тәмамладылар. 23 сәгать 55 минутта барлык объектларга җылы бирелде.

ФОТО: ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җылы бирү торак-коммуналь хуҗалык оператив