Башта бабайны буа, аннан өске каттан егылып төшә
Яңалыклар тасмасы

Башта бабайны буа, аннан өске каттан егылып төшә

Чаллыда Урта Азия кешесе гомере өзелде.

Фаҗига көндезге вакытта Мәләкәс аръягында була. Урта Азия кешесе эскәмиядә утыручы бабайдан подъезд ишеген ачуын сорый. Бабай ишетми әллә аңламый. Ачулы мигрант янына килеп, аны буа башлый. Соңыннан подъездга таба баручы хатын-кызны күреп, аның артыннан кереп китә. Күп тә үтми ул тугызынчы каттан егылып төшә.

Урында хокук сакчылары эшләде. Үлем сәбәпләре ачыклана. Урта Азия кешесе юл эшчесе киеменнән була. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев