БДИ нәтиҗәләре буенча 200 балл җыйган
Кайсы мәктәп укучысы?
Чаллыдан Михаил Рыжов ике предмет буенча да 100әр балл җыйган. Укучы математика һәм информатика буенча югары нәтиҗәләр күрсәткән. Михаил – 78нче лицейны тәмамлаган. Уңышлары өчен үзенең укытучыларына рәхмәтле.
Чаллыда 2025 нче елгы БДИ нәтиҗәләре буенча 36 бала 100 балл җыйган, Михаил Рыжов кына ике предметтан югары нәтиҗәләргә ирешкән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев