Бер-берсенә акча югалтырга булышканнар
Яңалыклар тасмасы

Бер-берсенә акча югалтырга булышканнар

Хокук сакчылары аптырашта.

Мошенниклар турында күпме сөйләсәләр дә, алданучылар кимеми. Чаллыда 76 яшьлек тагын бер хатын-кыз мошенниклар тозагына эләкте. «Акчаларыгың куркыныч астында», дип шалтыратканнар. Саклап калу өчен куркынычсыз счётка күчерергә киңәш иткәннәр. 70 яшьлек ир-ат белән очраштырганнар. Аның да акчасын «сакларга» тырышып йөргән чагы булган. Ул хатын-кызга 320 сумын билгесез счётка күчерергә ярдәм иткән. Үзенекен дә җибәргән. Шул моменттан мошенниклар горизонттан югалган. 

Мошенникларга карата җинаять эше кузгатылды. Аларга 5 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү яный. Тик эзләренә чыга алырлар микән? Хокук сакчылары җиңелләрдән түгел, ди. Мошенникларның Мәскәү һәм Ульяновск өлкәсендә теркәлгән номерлар аша шалтыратуы гына билгеле. 

 


Нет комментариев