Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Бер эшсезгә 14 вакансия

Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе күпме?

2024 елда Чаллының хезмәт базарында эшче кулларга кытлык күзәтелгән. Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе – 0,15%. Республикада бу күрсәткеч – 0,16%, Түбән Камада – 0,25%, Казанда – 0,18%, Әлмәттә – 0,15%, Алабугада  – 0,12%. Бу хакта «Татарстанның мәшгульлек үзәге» дәүләт учрежденисенең Чаллы һәм Тукай районы  буенча департманет башлыгы Татьяна Быданова  хәбәр итте.

2025 елның 1 январы мәгълүматларына караганда, үзәкнең мәгълүматлар базасында  5 800 эшче һөнәр бар. Бу –  бер эшсезгә 14 вакансия дигән сүз.  Сәнәгать предприятиеләренә, сәламәтлек саклау һәм транспорт предприятиеләренә эшчеләр кирәк. 

Махсус программа буенча предприятиеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен ТР Министрлар кабинеты карары белән Чаллыга 16 кеше күчеп килгән. Алар автогигантта һәм Федерал-Могул предприятиеләрендә эшли. Чаллыга Татарстанның  Зәй, Бөгелмә, Лениногорск шәһәрләреннән, Әгерҗе, Ютазы, Сарман, Нурлат районнарыннан, Ижевск, Санкт-Петербург, Омск шәһәрләреннән күчеп килгәннәр.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшсезлек хезмәт мәшгульлек