Яңалыклар тасмасы

Берәүләр ял иткәндә, икенчеләр эш эзләгән

Чаллының мәшгульлек үзәгенә Яңа ел бәйрәмнәрендә дә килүчеләр булган.

Якынча 60 кеше гариза язып калдырган. "Эшкә урнашырга теләүчеләр бар", - ди “Работа России” кадрлар үзәге директоры Татьяна Быданова. Бүгенге көндә мәшгульлек үзәгендә 900гә якын кеше исәптә тора. Вакансияләр - 4700дән артык. 

- 2022 елны яхшы тәмамладык. 9 меңнән артык кешене эшкә урнаштырдык. Шуларның 5 меңе төрле программалар буенча укыды. Яңа елны 0,31 процент эшсезлек дәрәҗәсе белән башлыйбыз. Без 0,43 процент булыр дигән идек. Күрсәткечләр яхшы, - ди Татьяна Быданова.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


хезмәт мәшгульлек

Нет комментариев