Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Бердәм Россия" сәяси партияләрне имин сайлауларга чакырды

Пандемия шартларында иң мөһиме – гражданнарның сәламәтлеген саклау.

Бу сайлау кампаниясе пандемия һәм чикләүләр белән бәйле үзенчәлекле шартларда уза, дип билгеләп үтте партиянең генераль советы сәркатибе Андрей Турчак. Ул 40нчы Мәскәү хастаханәсе Коммунарка башлыгы Денис Проценко белән бергә брифинг уздырды. 
"Имин сайлаулар өчен!" килешүе кысаларында сайлау процессын оештыру буенча барлык махсус нормаларны үтәү һәм массакүләм чараларны минимальләштерү буенча "ирекле һәм аңлы йөкләмәләр" алырга тәкъдим ителә.
"Бердәм Россия" сайлау алды ярышында катнашучыларның барысын да, кандидатларны, агитаторларны, сайлау штаблары хезмәткәрләрен шәхси яклау чаралары белән тәэмин итәргә, төбәк хакимиятләре һәм РФ санитария хакимиятләре таләпләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра. “Әлбәттә, сайлаулар мөһим, әмма безнең гражданнарның сәламәтлеге һәм иминлеге тагын да мөһимрәк”, – дип ассызыклады Андрей Турчак һәм "Бердәм Россия" үз ягыннан килешүнең барлык нигезләмәләрен тайпылышсыз үтәячәк, дип өстәде. 
Үз чиратында Денис Проценко хастаханәнең баш табибы буларак чыгыш ясады, ул инде 500 көннән артык пандемия белән көрәшә. 
"Минем һәм безнең команда өчен катлаулы авырулар, үлем – буш сүзләр түгел. Мин пандемия бетте дип әйтә алмыйм. Бөтен кешене дә социаль дистанцияне үтәргә, битлекләрне дөрес йөртергә һәм даими рәвештә алмаштырып торырга чакырам", – диде Денис Проценко. Ул бүген СОVID-19 вакцинациясе бик мөһим, бигрәк тә кешеләр белән эшләүчеләр өчен, дип тә өстәде.

Фото: er.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: выборы сайлаулар татарстан чаллы сайлаулар-2021