Беренче чиратта ата-ана җаваплы
Бүген укучыларның язгы каникуллары башланды. Алар 5 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Каникуллар алдыннан барлык мәктәпләрдә ата-аналар җыелышлары үтте. 45нче мәктәп директоры Фәйрүзә Галиева әлеге җыелышка ГИМС инспекторы Зиннур Мостафинны, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре идарәсе полиция капитаны Раушания Зәйниеваны һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә башлыгы вазыйфаларын башкаручы, полиция капитаны Нияз Мөхәммәтовны чакырды.
Зиннур Мостафин язгы бозның куркыныч булуы турында сөйләде. Инспектор әти-әниләргә балаларының һәр адымын контрольдә тотарга тиешлеге турында искәртте.
– Коткаручылар шәһәрнең елга порты тирәсендә дежур торалар. Хәбәр килү белән алар кичекмәстән урынга чыгып китәләр, тик килгәнче 10-15 минут узган була инде. Бу вакыт эчендә күңелсез хәлләр килеп чыгарга мөмкин, – дип әти-әниләргә мөрәҗәгать итте ул.
Раушания Зәйниева җыелышта юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү турында сөйләде. Быел январь-февраль айлары эчендә балалар катнашында 12 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 1 бала үлгән һәм 11 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
– Юл йөрү кагыйдәләрен һәр бала белә. Шуңа да карамастан алар машина юлына чыккач югалып калалар, хәтта светофорның нинди төсенә чыгарга икәнлеген белмичә аптырап торалар. Балаларыгызны саклагыз, иң мөһиме – алар өчен үзегез үрнәк булыгыз! – диде ул.
Нияз Мөхәммәтов әти-әниләргә балаларының социаль челтәрдәге нинди төркемнәрдә утыруы белән кызыксынырга өндәде.
– Әгәр балагыз гаджетына пароль куйган икән, димәк, ул нидер яшерә. Балаларыгызның социаль челтәрләрен һәрвакыт тикшерергә кирәк. Шәһәрдә шундый очраклар булды: 14-15 яшьлек кызларны үзләреннән өлкән ир-атлар мәктәптән алып киттеләр. Соңыннан аларның танышу социаль төркемендә утырганлыгы ачыкланды. Һәр мәктәптә психолог эшли, балагызның тәртибендә үзгәрешләр сизәсез икән, аны кичекмәстән психологка күрсәтергә кирәк, – диде ул.
Инспекторлар әти-әниләрне кызыксындырган сорауларга да җавап бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев