Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Безне дүрт көн ял көтә

Быел ноябрь бәйрәмнәре өстәмә ял көне хисабына озайтыла.

4 ноябрь (Халыклар бердәмлеге көне) быел пәнҗешәмбе көненә туры килү сәбәпле, җомга, 5 ноябрь дә эш көне булмый. Ә алга таба - шимбә һәм якшәмбе көннәре. Шулай итеп, россиялеләр дүрт көн рәттән ял итәчәк.
Моннан тыш, гадәттә, алдагы, 3 ноябрьдә, чәршәмбе кыска эш көне булачак. «Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 95нче маддәсендә турыдан-туры эшләми торган алдагы бәйрәм көненә туры килгән эш көне яки сменаның дәвамлылыгы 1 сәгатькә киметелә, диелә», — дип искә төшерде «Российская газета»га юридик фәннәр докторы Иван Соловьев. 
Теләсә кайсы көннәрдә, ял, бәйрәм булу-булмауга карамастан, эшли торган хезмәтләр бар. Болар — авария хезмәтләре, «ашыгыч ярдәм» бригадалары, полиция, табиблар, янгын сүндерүчеләр, шулай ук өзлексез производство предприятиеләре хезмәткәрләре.

Фото: prufy.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яллар