Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Безнең сораштыру: Халык санын алуга карашыгыз нинди?

Бөтенросия халык санын алу 14 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Җанисәп алучының сорауларына җавап биргәндә һәр кеше үз гаиләсе, балаларының, нәселенең һәм милләт өчен җавап бирергә тиеш. Чөнки аның нәтиҗәләренә киләчәк тормышыбызның сыйфаты бәйле булачак. Бу хакта шәһәрдәшләребез ни уйлый?

Гөлнар Әхмәтова, башкарма комитетның аппарат җитәкчесе:


– Җанисәп илебез яшәеше өчен үтә дә мөһим чара. Бу чара илебезнең, республикабызның гына түгел, шул исәптән шәһәребезнең социаль-икътисади, демографик хәлен сурәтләп бирергә дә ярдәм итә. Татарстанга мәсьәләләрне Мәскәү алдына куяр һәм җитди мәсьәләрне хәл иткәндә финанс ярдәм сорауда да аның әһәмияте зур.  Шуңа күрә быелгы җанисәптә дә шәһәрдәшләребез актив катнашсын иде дигән теләгем бар.  

Фирдүсә Әюпова, шәһәр Советы депутаты, Г.Акыш исемендәге лицей-интернат директоры: 


– Халык санын алу – бик кирәкле эш. Ул милләтебезнең көчле, бердәм булуын күрсәтә. Әлбәттә, моның өчен халкыбызның милли аңы югары булу шарт. Милләтне яшәтүче дә, саклаучы да халык үзе бит. Шулай булгач, халкымның бер вәкиле буларак, мин бу халык исәбен алуда теләп катнашам. Әти-әнием, әби-бабамнар – татар, үземне дә татар дип яздырачакмын. Гаиләм дә шулай эшли. Башкаларны да шуңа чакырам.

Фәнис Нуртдинов, армспорт буенча Россия, Европа, дөнья чемпионы, халыкара класслы спорт мастеры:


– Без халык санын алуда актив катнашып, үзебезне татар дип язарга тиешбез. Чөнки без татар булып туган, татар булып бу җирдән китәргә тиешбез. Бүгенге көндә безне дөнья халыклары  татар дип белә. Киләчәктә дә татар дигән бөек милләтне югалтмас өчен без бердәм булып татар дип язылырга тиешбез. Башкортсанда татарларны да башкорт дип язалар дип ишеттем. Бездә яшәүче Башкортсан татарлары үз милләтенә хыянәт итмәсен иде.  Киләчәктә дә матур шәһәребездә барыбыз да дус, тату булып яшик. Мин армспорт буенча Россиядә генә түгел, хәтта чит илләрдә дә төрле ярышларда катнашам. Һәрберсендә җиңәргә тырышам. Чөнки мин татар дигән – бөек милләт вәкиле, мин җиңеп халкым өчен горурлык хисе тудырырга тиешмен. Минем җиңелергә хакым юк. Җанисәптә дә без, моңа кадәр булган нәтиҗәләргә ирешергә тиеш дип саныйм.  Без милләтебез белән горурланып яшәргә тиешбез. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык санын алу