Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Безнекеләр – җиңүчеләр булдылар!

Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан ителгән әдәби конкурс комиссиясе өч номинациядә иң яхшы әсәрләрне билгеләде.

«Шигырь» номинациясе:
I урын – Лилия Гыйбадуллина (Нәүрүзбәк) «…көн коела уйчан тәрәзләргә»;
II урын – Лилия Гыйбадуллина (Шоңкар) «Кош юлы»;
III урын – Әлфия Зиннурова (Кашкарый) «Туган телем».
«Поэма» номинациясе:
I урын – Лилия Гыйбадуллина (Әхмәр) «Гали Рәхим».
«Шигырь» (балалар әдәбияты) номинациясендә:
I урын – Әнвәр Шәрипов (Шомырт) «Мин бит татар баласы», Чаллы;
II урын – Лилия Фәттахова (Л.Әхмәт) «Суалчан», Чаллы.
«Балалар әдәбияты. Хикәя» номинациясе:
I урын – Лилия Фәттахова (Л. Әхмәт) «Телефон иясе», Чаллы.
«Үсмерләр әдәбияты. Повесть»
I урын – Лилия Гыйбадуллина (Хамис Сафиуллин) «Бишенче гомер».
Әдәби конкурс комиссиясе рәисе Ркаил Зәйдулла җиңүчеләр арасында билгеле язучылар белән бергә бөтенләй таныш булмаган исемнәр дә барлыгын билгеләп үтә. Шулай ук катнашучыларның географиясе киңлеге дә күзгә ташлана. Әдәбият белгече Дания Заһидуллина әдәбиятка яшьләр килеп, мәйдан тота башлавына сөенечен белдерде.
Исемлектән күренгәнчә, бер үк автор берничә номинациядә урын алган. Әйтик, Чаллы язучылары Гүзәл Шакирова Үсмерләр әдәбиятында 1-2 нче урыннарны алды, Лилия Гыйбадуллина "Шигырь", "Поэма" һәм "Үсмерләр әдәбияты" номинацияләрендә призлы урыннарда. Әлеге мәсьәлә тавышка куелып, исемлекне үзгәртмәскә карар ителде. Конкурс алга таба үткәрелгән очракта нигезләмәгә үзгәреш кертелү мөмкинлеге дә каралачагы искәртелде. Җиңүчеләргә акчалата премияләр тапшырылды. 
“Хикәя” һәм “Повесть” номинацияләрендә жюри әгъзалары кыска исемлеккә кергән барлык әсәрләрне укып чыгарга алыну сәбәпле, бүген нәтиҗәләр чыгып җитешә алмады. Жанры күрсәтелмәгән, ләкин күләме буенча зур берничә әсәрне "Роман" жанрына күчерергә дә карар ителде. Килгән әсәрләр жюри әгъзаларына таратылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җиңү

2
X