Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бүген Чаллы мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре үтә

Былтыр исә коронавирус пандемиясе аркасында тантаналы чаралар үткәрелмәгән иде. Бүгеннән Чаллы мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре уздырыла башлый.

Агымдагы елда мәктәптән 2003 яшүсмер чыгарыла. Тантаналы рәвештә аттестатлар тапшыру мәктәпләрдә яисә шәһәр учреждениеләрендә үтә, соңыннан исә чыгарылыш сыйныф укучылары күңел ачу комплексларына барачак. Традиция буенча, яшүсмерләр гадәттә кафе-рестораннарны сайлый.   
Сүз уңаеннан, 28 июнь көнне 2нче гимназиянең чыгарылыш сыйныф укучыларын бәйрәм белән котларга шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Сәлахов барачак. 2 июль көнне 77нче гимназия балалары янына мэр Наил Мәһдиев килә, 7 июльдә исә 40нчы мәктәпнең чыгарылыш кичәсенә шәһәр мэры урынбасары Ирина Сәгыйдуллина чакырулы. 

 

Фото: pronedra.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чыгарылыш