Яңалыклар тасмасы

Бүген Чаллыда скандинавча йөрү буенча бушлай мастер-класс үткәрелә

Мастер-классны махсус шуңа өйрәнгән тренер уздырачак.

Бүген, сәгать 17.00дә, Гренада паркында скандинавча йөрү буенча бушлай мастер-класс үткәрелә. Яр Чаллының пенсионерлар союзы шәһәрдәшләребезне анда катнашырга чакыра. Мастер-класска үзеңнең таякларың белән килергә, яисә урында да алып торырга була. 
Скандинавча йөрү буенча мастер-классны сертификацияләнгән тренер Роза Зәйнуллина алып бара. Җыелу урыны – бию мәйданчыгы янында. Мастер-класска рәхим итегез!

 

Фото: gotonature.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


пенсионер

Нет комментариев