Яңалыклар тасмасы

Бүген Чаллыда яшенле яңгыр һәм көчле җил булуы ихтимал

Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәчәк.

Бүген, 14 июньдә, төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән яшенле яңгыр явуы көтелә.
Чаллыда исә алмашынучан болытлы һава булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, хәтта боз явуы да ихтимал. Төнлә минималь температура +13..+18 ̊, ә көндез исә максималь температура +26..+30  градус җылы булыр дип көтелә. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы

Нет комментариев