Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бүген — Халыкара укытучылар көне

Хөрмәтле укытучылар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Тынгысыз хезмәтегездә иҗади уңышлар, фәнни ачышлар, рәхмәтле укучылар һәм корычтай сәламәтлек телибез!

Укытучым
Гомеремнең тәүге язларыннан,
Әткәм-әнкәм белән янәшә,
Берәү яши һаман күңелемдә,
Үткәннәрдән кайтып эндәшә.
Хәтеремдә, курка-курка гына
Сыйныфыма килеп кергәнем.
Хәтеремдә шулчак беренче кат
Якты йөзен аның күргәнем.
Дәреслекне ачкач, аптыравым,
Нәүмизләнеп каушап калуым.
Хәтеремдә, аның әкрен генә
Иңнәремә кулын салуы...
Ул өйрәтте каләм тотарга һәм
Тәүге сызыкларны сызарга.
Ул өйрәтте хәрефләрне теркәп,
Иҗекләрдән сүзләр язарга.
Күзәтте ул һаман гомерем юлын,
Ялгышларым булса, төзәтте.
Хезмәт яратырга, туган җиргә
Тугрылыкка мине өйрәтте.
Кыенлыклар килсә, әле дә ул:
“Бирешмә!”— ди гүя, гомерем буе
Укытучым килә янәшә.

 

Резеда Вәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев