Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы артачак

Россия Президенты Владимир Путин Министрлар Кабинетына киләсе елның гыйнварыннан бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакларын арттыру бурычын йөкләгән.

Дәүләт башлыгы Хөкүмәт киңәшмәсендә бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы буенча максатчан күрсәткечләргә ирешмәгән төбәкләрнең әле байтак булуын билгеләп үткән. Аның әйтүенчә, нибары 10 төбәк кенә бу күрсәткечне үти, әле болары арасында да 100 процентка үтәүчеләр сирәк, дигән Владимир Путин.

Исегезгә төшерәбез: Президент 2012 елның маенда, алты ел эчендә, укытучылар, социаль хезмәткәрләр, кече һәм урта медицина персоналының уртача хезмәт хакын – төбәк буенча уртача хезмәт хакының 100 процентына, ә табиблар, вуз укытучылары һәм фәнни хезмәткәрләрнең – 200 процентка кадәр җиткерү бурычын куйган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хезмәт мәшгульлек