Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бүләк алып кайттылар

Казанда "Пирамида" күңел ачу үзәгендә "Болгар радиосы" премиясен тапшыру тантанасы булды.

Чарада утыздан артык популяр эстрада артисты һәм җырлар авторлары катнашты. Премияне ел буе радиодан яңгыраган популяр җырлар өчен бирделәр. Шәһәребездән автор- башкаручы Ринас Әхмәтов "Иң романтик башкаручы" номинациясен яулады Ул бу исемгә шагыйрь Мирһади Разов сүзләренә язылган "Ак розалар тотып киләм" җыры өчен лаек булды. Ринас Әхмәтовка һәм Мирһади Разовка лауреат дипломнары, алтын йолдыз статуэткасы , чәчәкләр тапшырылды.

Шушындый ук бүләкләргә Чаллыдан композитор Вәсим Әхмәтшин ия булды. Ул иҗат иткән "Бас әле" җырын Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем башкарып ел номинациясенә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җырчы мәдәният артист эстрада азат тимершәех