Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Блогерлар алданган

«Бу ниндидер аңлашылмаучанлык. Сезгә дигән чәчәкләр пәрдә артында калган. Мин берни дә аңламыйм»,-дип җавап биргән оештыручыларның берсе.

Бу хакта безгә Кукмарадан Алена Шакирова хәбәр итте. Блогер әниләрне район мәдәният йортына бәйрәмгә чакырганнар һәм аерым номинациядә котлаячакларын әйткәннәр. Авыл Советыннан характеристика сораганнар. Барлык эшләрен дә җайлап мәртәбәле чарага барып утырган блогерлар. Тик концертта аларны телгә дә алучы булмаган. Ул гына да түгел, кунаклар янында урын да бирмәгәннәр.

- Туганнарымда каз өмәсен, гаиләмне калдырып ярты көн шул концертка әзерләндем. Макияжлар ясаттым, яңа күлмәк алдым. Авылдан 30 километр булган Кукмарага үз транспортымда бардым. Ә безгә хәтта утырырга урын да юк. Минем таныш блогерларым Тәнзилә апа белән Ләйсән туташ та монда иде, аларны да чакырганнар. Тик безне телгә алучы да булмады. Болай миннән көлгәннәре юк иде әле",- ди фуд-блогер Алена Шакирова.

“Оештыручыларга барып сорагач, безне чакырган кызның бүген бөтенләй килмәгәне ачыкланды. Җаваплы кеше “сезне чакыру буенча бер сүз дә булмады” дип җавап бирде. Менә сиңа мә! Җитмәсә, аның каравы концертта утырдыгыз дип көлделәр", - ди Алена.

Бу хакта ул үзенең стористарында да язып чыкты. "Бүләккә калдыңмы", "Ник концертны, үзешчәннәрне хурлыйсың" дип язганнар блогерга. Һәркем мәсьәләне үзенчә аңлый. Тик ачулы блогерлар моны болай гына калдырырга уйламый. Инде төрле чыганакларда бу хакта шау-шулы язмалар чыга.
Алена үзләрен чакырган оештыручы кыз белән элемтәгә чыккан.

"Бу ниндидер аңлашылмаучанлык. Сезгә дигән чәчәкләр пәрдә артында калган. Мин берни дә аңламыйм",-дип җавап бирә ул.

"Без бүләккә калмаган, тик болай кеше алдарга ярамый! Подписчикларыбыз күпме көтте. Бездән гафу үтенүче дә булмады. Шулай да бу хәлнең бер яхшы ягы бар - берьюлы 400 подписчик өстәлде, 100 дән артык хат алдым. Күп кеше мине поддержать итте, рәхмәт аларга.” "Это Кукмара детка", "Молодец, дөресен курыкмый чыгарасың, бәлки бездә дә нормально эшли башларлар", - дигәннәр алданган блогерга.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

1

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев