“Борычлап әйтү генә җитмәсә борычлап бәр!”
Социаль челтәрләрдәге язылучыларыбыз шаян постларны аеруча үз итә. Узган атнада без үзенчәлекле формадагы татлы борыч фотосын урнаштырып, аның астына исем уйлап табарга тәкъдим иттек.
Инстграмда бик күп кызык җаваплар килде: “Мәле бер уч - яшел борыч”(Рәзинә Сәетгәрәева) “Тешсез матур”(Ләйсирә Сәхибҗанова), “ “Борычлап әйтү генә җитмәсә борычлап бәр!”(“Көмеш кыңгырау”), “Спортсмен”, “Корылык корбаны”, “Халк сазлыкта баткан” (Ислам Ахмадиев). “Чупакабра” (Руфия Галиуллина), “Шрек йодрыгы”, “Дөньядагы проблемалардан борычларда в шоке”.
“Одноклассники”дагы интернет-дусларыбыз да комментарийлар калдырды: “Ачуландырмагыз! Угым зәhәр” (Люзә Мухсинова), “Башка планета кунагы” (Наилә Сабирова (Зиганшина)) “Философ” (Рәмзис), “ Бу вегетарианский фиргавен” (Вил Әхияров)
Мондый шаяру-бәйгеләрне социаль челтәрләрдә еш үткәрәбез, безгә язылыгыз, катнашыгыз, бүләкләр отыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев