Бу - Чаллы, Түбән Кама, Алабуга халкына зур бүләк
Чаллы мэры Наил Мәһдиев Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен әйләнеп уза торган трассаның әһәмияте турында сөйләде.
Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрен әйләнеп уза торган юлдагы хәрәкәтне ял көне Россия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында ачты.
Наил Мәһдиев беренче автомобиль юлыннан тәүлегенә 60 мең машина узуын, моның юлларга һәм әйләнә-тирә мохитка зыян китерүе турында әйтте.
«Озак еллар бу проект буенча фикер алышынды. 20гә якын проект тәкъдим ителде. Шәһәр яныннан 24 км федераль трасса үтә, илнең яртысы уза. Беренче автомобиль юлында юл-транспорт һәлакәте дә була иде. Шуларны истә тотып, әйләнгеч юл төзелде, – диде ул. – Бу – шәһәр өчен кирәкле һәм мөһим проект. Нәтиҗәдә 80 км юл, Кама елгасы аша күпер, 4 полосалы юл, инженерлык челтәрләре төзелде. Хәзер йөк машиналарының күбесе шәһәр читеннән узачак. Бу Чаллы, Түбән Кама, Алабуга халкына зур бүләк», – диде ул.
Наил Мәһдиев илебез һәм республика җитәкчеләренә, федераль дәрәҗәдәге белгечләргә куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар төзеткән өчен рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев