Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Булачак журналистлар – бәйгегә!

2020 елның 1 декабреннән яшь журналистларның “Каурый каләм” Бөтенроссия конкурсы старт алды.

Бәйгене “Шәһри Казан” газетасы редакциясе Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе белән берлектә оештыра. Ул мәктәп-гимназияләрнең югары сыйныфларында, шулай ук һөнәри урта белем бирү учреждениеләрендә белем алучы татар яшьләре арасыннан журналистикага тартылучыларны барлау максатында уздырыла.

Әлеге бәйге интернет-конкурс рәвешендә узачак. Анда катнашырга теләүчеләр “Журналистика” яки “Публицистика” номинациясе буенча үзләре язган иҗади эшләрне shahri-kazan@tatmedia.com электрон адресына юллый ала. Мәртәбәле жюри аларга үз бәясен бирә, иң уңышлыларын сайлап алып матбугатка тәкъдим итә.Конкурс 2021 елның 26 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Аның нәтиҗәләре 19 майда – Татарстан матбугаты көнендә игълан ителәчәк.
Гран-при иясе һәм номинацияләр буенча җиңүчеләр КФУның Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбендәге татар журналистикасы бүлегенең бюджет урыннарына өстенлекле шартларда укырга керә алачак.

Яшь журналистларның “Каурый каләм”
Бөтенроссия конкурсын уздыру турында гомуми нигезләмә

1. “Шәһри Казан” газетасы редакциясе һәм «Казан (Идел буе) федераль университеты» югары белем бирү федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе белән берлектә гомуми урта белем бирү мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары һәм махсус урта белем бирү учреждениеләре студентлары тарафыннан иҗат ителгән журналистик һәм публицистик әсәрләр конкурсы уздыра.
2. Конкурс Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе, якын һәм ерак чит илләрнең гомуми урта белем бирү мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары һәм махсус урта белем бирү учреждениеләре студентлары өчен ачык медиа чара булып тора.
3. Конкурсны уздыруның төп максаты – укучыларда иҗади һөнәрләргә карата кызыксыну уяту; татар журналистикасын үстерү; гуманитар юнәлештә сәләтле яшьләрне эзләү һәм алар белән эшләү, аларга КФУда белем алу мөмкинлеге бирү.
4. Яшь журналистларның “Каләм” Бөтенроссия конкурсын оештыручылар: “Шәһри Казан” газетасы редакциясе, Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе, Татарстан Журналистлар берлеге.
5. Конкурс 2020 елның 1 декабреннән 2021 елның 26 апреленә кадәр дәвам итә. Нәтиҗә чыгару һәм бүләкләү тантанасы 19 майда – Татарстан матбугаты көнендә булачак.
6. Конкурста катнашырга теләгән укучылар жюри хөкеменә “Журналистика” (хәбәр, зарисовка, аналитик мәкалә, корреспонденция, репортаж, интервью, журналист тикшерүе жанрлары) яки “Публицистика” (публицистик мәкалә, очерк, тасвирнамә, эссе, парча, фельетон жанрлары) номинацияләре буенча иҗат ителгән ике эш җибәрә. Эшләр татар телендә язылган булырга тиеш. Катнашучылар үз иҗади эшләрен электрон почтага җибәрә яки “Шәһри Казан” газетасы редакциясенә китерә ала.
7. Россия Федерациясе төбәкләре, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүчеләр конкурста гомуми шартларда катнаша ала.
8. Конкурска тәкъдим ителгән иҗади эшләрне бәяләү түбәндәге критерийларга нигезләнеп башкарыла: теманың актуальлеге; кызыклы, үзенчәлекле объектлар сайлый белү; журналистик һәм публицистик жанрларның үзенчәлеген саклау; текст төзү осталыгы; авторның үз стилен булдыра алуы; тел-стиль байлыгы,  грамоталылык.
9. Номинацияләр буенча бүләкләү: “Журналистика” һәм “Публицистика”. Шулай ук авторның үз стилен чагылдырган иҗади эш өчен, текст төзү осталыгы өчен махсус бүләкләр биреләчәк. Иң яхшы иҗади эш өчен Гран-при тапшырылачак.
10. Җиңүчеләрне бүләкләү “Шәһри Казан” газетасы, КФУның Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе һәм Татарстан Журналистлар берлеге тарафыннан расланган жюри карары нигезендә башкарыла.
11. Гран-при иясе һәм номинацияләр буенча җиңүчеләр КФУның Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбендәге татар журналистикасы бүлегенә укырга кергәндә өстенлекләрдән файдалана алачак.
12. Конкурс нәтиҗәләре турындагы мәгълүмат “Шәһри Казан” газетасы, Казан федераль университеты, Татарстан Журналистлар берлеге сайтларында урнаштырыла.
13. Конкурста иң яхшы дип табылган эшләр гаммәви мәгълүмат чараларында урын алачак.
14. Катнашучыларның эшләре һәм үзләре турында мәгълүмат түбәндәге адрес буенча җибәрелә: shahri-kazan@tatmedia.com. Телефоннар: (843) 222-05-41, 8-904-678-29-58. Конкурска эшләр кәгазь яки электрон вариантта кабул ителә.


Чыганак:Шәхри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X