Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Фәнүсә Сәләхова: «Без барысын да икәү җиңдек...»

Аның турында «сабырлык һәм кешелеклелек үрнәге» дип авыз тутырып әйтергә була.

Бөтен хезмәт юлын Чаллы театры белән бәйләгән, бүген дә шунда режиссер ярдәмчесе булып эшләүче Фәнүсә Мирзанур кызы Сәләхова 28 июльдә үзенең 70 яшьлек юбилеен каршы ала – ихлас котлыйбыз! 
– Фәнүсә апа, кырысрак сораудан башлыйм: «дөрес яшәдем» дип әйтер идеңме?
– Тормыш юлында хата-ялгышлары да булгандыр, барыбер «дөрес яшәмәдем» димәс идем. Бар инде, эх, болай итәсе калган, дигән мәлләр дә. Шулай да Аллага шөкер дим. Илеш районы Исәмәт авылында туып үстем мин. Мәктәптә шигырьләр сөйләргә ярата идем,  Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесына керергә дип бардым.  Шигырь сөйлә диюче булмады, жюрида утырган училище директоры: «Авылда спектакль куйганда суфлер булырга тиешме?» –  дигән сорау бирде. «Тиеш, мин әйтәм. Анда бит дояркалар, механизаторлар – ятлап утырырга вакытлары юк. Ничек әйтеп җибәрмисең инде», –  дим. Җавабым директорга ошамады, ачуы чыкты, минем дә үземнең хаклыгымны раслыйсы килде, бәхәсләшеп алдык, мине борып кайтардылар. 

– Барлык юллар Римга илтә, дигәндәй, барыбер сәнгать дөньясына килеп эләккәнсең бит.
– Кондитер цехында да эшләдем, клуб мөдире дә булдым, аннан КАМАЗга дип китеп бардым. Двигательләр заводында эшли башлауга,  1976 елның май ае иде, белдерү күреп алдым: «Энергетик»  мәдәният сараенда театр түгәрәгенә егет-кызларны чакыралар икән.  Барган идем, икенче катка мен, диләр. Менеп, вахтер әйткән ишекне  шакыйм, шакыйм – бер ир-ат ачты. Илдар Хаҗиев булып чыкты ул, әлегә торыр җире юк, «менә сиңа бүлмә – шунда яшәрсең, түгәрәгең дә шунда булыр», – дип  урнаштырганнар икән үзен. «Син, давай, август азагында кил, әле кеше юк», –  дип җибәрде. Мин заводта оператор булып эшлим, сентябрьдә җыенып барсам – Батулла әсәре буенча «Кияүләр зары» дигән спектакль дә әзерләп өлгергәннәр. Кәүсәрия (Ямалиева), Булат (Сәләхов) шунда, соңрак Рузилә (Ямалиева) килеп кушылды. Рамилә дигән кыз белән шунда ук дуслашып киттек, аннан гомер буе гаилә дуслары булып яшәдек. 

– Булат абыйның күзе нигә нәкъ менә сиңа төште икән?
– Булатка бөтен кызлар гашыйк иде аңа, шигырьләр язалар иде. Белмим, нишләп мине сайлагандыр, үзеннән сорарга кирәк. Миңа да күп егетләр карый иде, мин дә Булатны сайладым бит менә. Гүзәл белән Райлә исемле ике кыз үстердек.

– Син – гаиләгез сынау алдында чакта көчле булып калган, сыгылмаган, күпләргә үрнәк ханым. 
– Сынаулар бик күп булды... Икебез дә гаиләне саклар өчен тырыштык, Булат бигрәк тә.  Күп әйбер минем кешеләргә артык ышануым аркасында килеп чыккандыр дим. Без бик яратышып өйләнештек, үземнең күңелемдә булмагач, хыянәт кебек нәрсә безгә гел кагылмас кебек иде. Аллаһка шөкер, без барысын да икәү җиңеп чыга алдык.  

– Райлә авырган чакта, синең нинди сабыр, олы йөрәкле әни икәнеңә  үзем дә шаһит булдым.
– Врачларны сүгәргә яратабыз – алай түгел икән,  игелекле врачлар күп. Тормышта да булышырга әзер торучы кешеләр бик күп, шул ук театрдагы хезмәттәшләремне әйтер идем, бик зур таяныч булдылар. Кызыма ярдәм итәргә теләүчеләр гел табылып торды. 

– Фәнүсә апа, син театрда да әни ролендә кебек...
– Театрга 1991 елның 1 мартында килдем. Фаил Ибраһимов мине: «Фәнүсә, мин сине только артист итеп алам!» –  дип чакырган иде, әллә нәрсә, курыктым бит. Балаларны калдырып гел гастрольдә йөрергә туры килер дип уйладым – баш тарттым. Труппа мөдире итеп куйдылар, аның вазыйфасын аңлатучы да юк: афишаны да син эшлисе, автобус белән типографиягә илтәсе, барып аласы... Ул чакта артистлардан Инсаф, Гөлүсә, Символ, Камил, Әлфия, Мәрьям, аннан Энҗе (Шиһапова), Илсөяр, Рифкать, Рафил (Сәгъдуллин) килде. Яңа бинага күчкәнче 29 ел труппа мөдире булып эшләдем. Артистларның нинди проблемасы бар – ничек тә хәл итәргә тырыша идем. Тулай торактан бүлмә табу дисеңме... Бүген дә театрыбызны бик яратам, спектакльләрнең яңача куелышы бик ошый. Һәрнәрсәнең үз вакыты бар, шуның белән килешәм. Беркөн эштән китсәм дә, театрга ачык йөз белән кунакка килеп, рәхәтләнеп спектакльләр карап, аралашып яшәрмен дип уйлыйм. Менә минем әнкәйгә 96 яшь. Кычкырып Булатның китабын укып утыра ул бүген дә... Биш баланы берүзе үстерде. Әткәй сугышта булган кеше, яраланып кайткан, миңа 6 яшь вакытта үлде. Әнкәй дөньяны үзе сөйрәде, ирләр белән ярышып печән чапты, абыйны сарык суярга, тунарга үзе өйрәтте. Хәзер менә бергәләп аны тәрбиялибез.  

– Сине зирәк дип бәяләр идем мин. Ни диярсең?
– Кешегә читтән ныграк күренәдер. Алай дип минем белән эшләгән артистлар әйтсә инде... «Мин зирәк» дип үзем әйтә алмам…

Әңгәмәдәш – Айгөл Әхмәтгалиева
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм юбилей Чаллы театры Айгөл Әхмәтгалиева Булат Сәлахов